«Татарстанның тыюлыклар дөньясы» рубрикасында: Кәрлә каракош

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Кәрлә каракош — бу карчыга кошлар гаиләсе вәкиле. Тышкы яктан карчыга белән охшаш. Бу кош Татарстан Республикасы территориясендә, башка оя кору ареалындагы шикелле үк  аз өйрәнелгән. Кәрлә каракош   ояларын табу, төрнең таралышы турында яңа күзаллаулар китерә.

Яшәү мохите сыйфатында урман массивларын һәм далаларны өстен күрә. Еш кына ачык территорияләрдән ерак түгел яфраклы һәм катнаш урманнарда очрый. Алар тигез һәм калкулыклы җирдә яши алалар. Татарстан Республикасында бик сирәк очып кергән төр дип санала иде. Әмма 1990 еллар ахырында ук Югары Ослан, Кама Тамагы һәм Лаеш районнарында оя ясаучы парлар билгеләп үтелде. ХХІ гасыр башында Татарстан Республикасының Тәтеш районында оялый торган төркем (кимендә 10 пар) билгеләнде, Баулы һәм Бөгелмә районнарында 3 оялау участогы һәм Мамадыш һәм Алабуга районнарында Каманың уң як яр буенда 2 оялау участогы ачыкланды. Югары Ослан, Лаеш, Питрәч, Балык Бистәсе, Тукай, Әгерҗе районнарында оялар булуы билгеләп үтелде. Республикада  бу төр 100гә якын пар тәшкил итә, шул ук вакытта Тәтеш районында «Чуртан таулары» табигый һәйкәл территориясендә генә дә аларның саны 10-20 парга бәяләнә.

Кәрлә каракошның  зур булмаган киң булмаган канатлары бар. Үз габаритлары буенча кәрлә каракош озынлыкка 53 сантиметрга, канатлар киңлегендә 110 дан алып 132 сантиметрга кадәр җитәргә мөмкин. Кошларның авырлыгы 500дән 1300 граммга кадәр җитә. Ата кош белән ана кош арасында аерма зурлыгында. Ана кошлар күпкә эрерәк. Каурыйларының төсе ике җенеснең дә бер үк төрле. Койрыгы аксыл каурыйлы. Томшыгы шактый кыска һәм бөгелгән. Аяклары тырнагына кадәр каурый белән капланган.

Кәрлә каракошлар ерткыч кошлар булып тора. Алар үзләренең зурлыгыннан артмаган, теләсә нинди хайваннар белән  туклана. Кошлардан тургайларны, тартарларны, чыпчыкларны яки сыерчыкларны ашыйлар. Кәлтәләр һәм еланнар белән туклана алалар. Әмма еланнар алар өчен куркыныч, чөнки агулый алалар.

Кәрлә каракош — акыллы һәм җитез,игелекле һәм мәһабәт кош. Зур булмавына карамастан, көчле ерткыч булып кала. Ышанычлыклары  канатлыларга зыян китерә, нәтиҗәдә аларны тоту җиңел. Хәзер исә алар  саклауга мохтаҗ һәм, әгәр дә аларны вакытында кабул итмәсәләр, кәрлә каракош юкка чыгачак.

Кәрлә каракош турында кызыклы фактлар:

  1. Каракошлар моногамиялы кошлар. Җылы якларга пар бергә китә  һәм шул ук ояга бергәләп әйләнеп кайта. Әмма кышлауны алар аерым үткәрәләр.
  2. Канатларның үзенчәлекле төзелеше кәрләгә хәтта давыл вакытында да югарыга очып китәргә мөмкинлек бирә, шуның белән  ерткычны һава стихиясе хакиме итә.
  3. Агулы сөйрәлүчеләрдән дә баш тартмый: үткен томшыгының төгәл хәрәкәте белән  корбанның башына суга. Тик кайчагында мондый ау каурыйлылар өчен үлемгә әверелә — елан кәрләне тешләргә өлгерә һәм ул күрми башлый яки үлә.
  4. «Кәрлә» сүзе кырыс, куркыныч кош кыяфәтенә берничек тә туры килми. Әмма кошны  бәяләп бетермәскә ярамый. Ваклыгын көчле аяклары  һәм үткен томшыгы тигезли.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International