«БАЛЫКЧЫ. АУЧЫ» дигән 15 нче махсус күргәзмә

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

2021 елның 7 апреленнән 11 апреленә кадәр «Казан ярминкәсе» Күргәзмә Үзәге территориясендә «Балыкчы. Аучы» - балык тоту, ау һәм актив ял яратучылар һәм профессионаллар өчен уздырыла торган чара булачак. 
Ел саен күргәзмәне оештыручылар бер мәйданчыкта балыкчыларны һәм аучыларны, шулай ук балык тоту җайланмаларын сатучыларны, аучылык аксессуарларын җитештерүчеләрне җыялар. «Балыкчы. Аучы» күргәзмәсе – бер урында һәм кыска гына вакыт эчендә, балык тоту һәм аучылык кирәк – яракларының төрле яңа төрләрен сатып алу өчен идеаль мәйданчык, шулай ук  фикердәшләрнең  очрашу урыны. 
«Балыкчылар. Аучы» күргәзмәсе - ул балык тоту һәм ау өчен төрле товарлар сатып алу мәйданчыгы гына түгел, ә тармакның иң яхшы белгечләреннән мастер-класслар, консультацияләр уза торган урын да. 
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты ТР биләмәләрендә аулау һәм балык тоту һәм аучылык билетларын алу сораулары буенча консультация үткәрәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International