Производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеген төзү турында

2021 елның 5 апреле, дүшәмбе

Хөрмәтле аучылык өлкәсендә эшләүчеләр , 9.01.2014 елдан  4 нче номерлы «Производство аучылык инспекторы кандидатына куелган таләпләрне белүне тикшерү тәртибен раслау турында» гы РФ Табигый байлыклар һәм экология министрлыгының боерыгы белән тәңгәл килеп, производство аучылык инспекторы вазифасына кандидатлар исемлеге төзелә. Белемнәрне тикшерү 2021 елның 27 маенда Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты бинасында узачак. Документларны кабул итү һәм бирү тәртибе өстә күрсәтелгән боерыкның 15 һәм 16 пунктлары нигезендә башкарыла.

Документларны кабул итү вакыты 2021 елның 20 маенда тәмамлана.
Барлык документлар Комитетка турыдан-туры юридик затның вәкаләтле вәкиле, шәхси эшмәкәр яки аның законлы вәкиле тарафыннан тапшырылырга мөмкин, яисә 420088, Казан ш., Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт адресы буенча, салынган документларның исемлеге белән,  почта аша җибәрелергә мөмкин. Мәгълүматның яңаруын Дәүләт комитеты сайтында «Дәүләт тикшерүе (күзәтүе)» бүлегендә «Производство аучылык тикшерүе»өстәмә битендә күзәтегез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International