Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре Балтач районында «Татарстан Республикасы Балтач муниципаль районы Салавыч балалар бакчасы»МББУсендә сыерчык оялары элеп Кошлар көненә багышланган чара үткәрделәр.
«Хайваннар дөньясының иминлеге турыдан-туры кеше тормышына бәйле. Аулау һәм күңел ачу, авыл хуҗалыгы җирләрен киңәйтү һәм әйләнә-тирә мохитне пычрату фауна вәкилләренең юкка чыгуына китерә, шуңа күрә каурыйлылар безнең кайгыртуга мохтаҗ», - дип сөйләде «Балтач»тыюлыгы белгечләре.
Сыерчык оялары Салавыч авылы янында һәм балалар бакчасы территориясендә эленде. Ата-аналар һәм тыюлык белгечләре көче белән безнең канатлы дусларыбыз өчен бик уңайлы оялар килеп чыкты.
Пешекчеләр барлык катнашучыларны да традицион «Карга боткасы»белән сыйладылар. Балалар бик канәгать калдылар.