Браконьерларга җинаять җаваплылыгы яный

2021 елның 7 апреле, чәршәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары, гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләре белән берлектә, Идел-Кама тыюлыгының Саралы участогы һәм Мишә елгасы тамагы дәүләт табигать тыюлыгы территорияләре буйлап рейд үткәрделәр. Рейд барышында тыюлык режимын бозган өчен Административ хокук бозулар турында Россия Федерациясе кодексының 8.39 ст. буенча 1 беркетмә төзелде. Саклана торган зона территориясендә 2 гражданин тоткарланды, алар ятьмәләр урнаштыру юлы белән су биологик ресурсларын законсыз тоткан. РФ ҖК 256 ст. буенча җинаять эше билгеләре булганга күрә, урынга  ТР буенча Эчке эшләр министрлыгының линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International