KazanSummit 2021 28-30 июльдә катнаш форматта узачак

2021 елның 9 апреле, җомга

«Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты быел катнаш форматта узачак. 28-30 июльдә гибрид форматта: «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәге территориясендә офлайн һәм онлайн узачак. Бу этапта саммитның көн тәртибен, программасын һәм спикерларын билгеләү ахыргы стадиядә тора.
2020 елда оештыручылар саммитны коронавирус инфекциясе пандемиясе аркасында күчерү турында карар кабул иттеләр.
«Россия - Ислам дөньясы: KazanSummit» халыкара икътисадый саммиты ел саен халыкара оешмаларны, дәүләт хакимияте органнарын, финанс институтлары вәкилләрен, парламент депутатларын, әйдәп баручы инвесторлар һәм бизнесменнарны, Россия һәм чит ил компанияләренең топ-менеджерларын җыя. Бу хакта Татарстан Республикасының инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина хәбәр итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International