Су биоресурсларын законсыз тоткан өчен ике браконьер тоткарланды

2021 елның 9 апреле, җомга

«Идел киңлекләре» дәүләт табигать тыюлыгы хезмәткәрләре ТР Яшел Үзән районындагы  Зөя елгасында урнашкан  региональ әһәмияттәге комплекслы профильле «Зөя» дәүләт табигать тыюлыгы территориясендә рейд үткәрделәр. Рейд барышында су биологик ресурсларын тыелган тоту коралларыннан файдаланып законсыз рәвештә тоткан  ике браконьер тоткарланды.
РФ ҖК 256 ст.буенча 2 җинаять эше билгеләре булганга күрә, урынга  Эчке эшләр министрлыгының ТР буенча линия идарәсе хезмәткәрләре чакырылды. 
Татарстанда биоресурсларны саклау өлкәсендә гамәлдәге законнарны бозуларны ачыклау буенча рейдлар дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International