Татарстанда елга балыгын санкцияләнмәгән сату белән көрәш көчәйтелде

2021 елның 12 апреле, дүшәмбе

Биоресурслар буенча дәүләт комитеты инспекторлары Лаеш районында рөхсәтсез балык сату урыннарын ачыклау буенча рейд үткәрде. Сокуры авылында бер ир кеше законсыз рәвештә сазан һәм толстолобик балыгы белән сәүдә иткән. Үзе белән ветеринария һәм башка кирәкле документлары юк иде. Урынга полиция хезмәткәрләре чакырылды, барлык продукция дә тартып алынды. Сатуга кергән товар маркировкаланырга тиеш дип ассызыклый белгечләр. Балык маркировкасында аның кайчан һәм кайда сатып алынуы, саклау вакыты турында мәгълүмат булырга тиеш. Әллә каян тотылган балыкны ашау, сәламәтлек өчен куркыныч булырга мөмкин.
Узган елда 6767 рейд чарасы үткәрелгән, нәтиҗәдә 3161 административ хокук бозу ачыкланган; 135 җинаять эше кузгатылган; сулыклардан чыгарылган законсыз тоту коралларының гомуми саны 9073 данә тәшкил иткән, шул исәптән Дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан 5967 берәмлек ; 2016 елдан бирле табылган 74 браконьер станының 45е бетерелгән; браконьерлык ысулы белән тоткан балык белән санкцияләнмәгән сәүдә итү буенча 14 урын ачыкланган, шул исәптән республиканың автомобиль магистральләрендә.
Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты гражданнарны браконьерлыкка каршы көрәш чараларында актив катнашырга чакыра. Моның өчен дәүләт хезмәтләре порталында «Халык контроле» мөрәҗәгать итү блогы бар, шулай ук «кайнар линия» телефоннары аша мөрәҗәгать итәргә була.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International