Бүген дөньяның күп кенә илләрендә Экологик белем көне билгеләп үтелә, аның максаты-экологик белемнәрне алга этәрү һәм халыкның экологик культурасын күтәрү, җәмәгатьчелеккә экологик куркынычсызлык өлкәсендә алып барыла торган эшләр һәм әйләнә-тирәлекнең торышы турында хәбәр итү, шулай ук экологик фикер йөртә белгән гражданны тәрбияләү һәм әзерләү.
Бу бәйрәмнең тарихы 1992 елдан , дөньяның барлык илләре халкына исән калу стратегиясен тормышка ашыруда һәм кешелекнең тотрыклы үсеше өчен экологик белем бирүнең гаять зур әһәмиятен ассызыклап, әйләнә-тирә мохит проблемалары турында фикер алышынган Рио-де-Жанейрода узган БМО Конференциясеннән бирле алып барыла.Россиядә бу бәйрәм 1996 елдан бирле, иҗтимагый табигать саклау оешмалары инициативасы белән билгеләп үтелә.
Хәзерге дөньяда экологик белем бирүнең әһәмияте беркемдә дә шик тудырмый, күп кенә илләрдә ул белем һәм тәрбия бирүнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Ул табигатьне саклау проблемаларын хәл итүдә иң мөһим чара буларак танылды. Бу көн бу өлкәдә эшләүче белгечләр өчен генә түгел, ә планетаның барлык кешеләре өчен дә әһәмиятле, чөнки кешелекнең киләчәге шуңа бәйле.
Экологик белем һәм тәрбия бирү, Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты эшенең өстенлекле юнәлешләренең берсе. Дәүләт табигать тыюлыкларының белгечләре һәм районара бүлек хезмәткәрләре 2020 ел дәвамында мәктәпләрдә, балалар бакчаларында һәм башка учреждениеләрдә 451 экологик-белем бирү чарасы үткәрде. 3 яшьтән 70 яшькә кадәрге 22 меңгә якын тыңлаучы өчен 428 лекция, видеоэлемтә буенча 11 лекция укылды, 59 интерактив уен, 158 викторина, 13 мастер-класс, 69 табигать саклау чарасы үткәрелде, 19 түгәрәк өстәл һәм очрашу, 11 экскурсия оештырылды.