2021 елның 23 апрелендә комплекслы профильле «Чиста болыннар» дәүләти табигый тыюлыгы үзенең 20 еллыгын билгеләп үтә. 2001 елда Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 224 нче номерлы карары белән, киң утраулы системалы Чишмә һәм Прость елга тамагының үзәк һәм тамак өсте (алар Кама елгасына кушылган урынында) өлешләрен кертеп, Куйбышев сусаклагычының Чистай районы акваториясендәге 14201,53 га мәйдандагы территория региональ әһәмияттәге аеруча саклана торган табигый территория статусына ия булды (алга таба – аеруча саклана торган табигый территория).
Тыюлыкның юбилее уңаеннан Чистай муниципаль районында ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре тарафыннан бәйрәм оештырылды.
Бу истәлекле көнне тыюлык администрациясен котларга Татарстан Республикасы Чистай муниципаль районының 4 нче урта мәктәбе укучылары һәм педагогы килде. Балалар шигырьләр формасында экосәламләү белән чыгыш ясадылар һәм матур рәсемнәр ясадылар.
Тыюлык башлыгы Индейкин Р.А. яшь табигать саклаучыларны тыюлыкның барлыкка килү тарихы белән таныштырды, эшчәнлекнең функцияләре һәм төп юнәлешләре, шулай ук табигатьне саклауда аеруча саклана торган табигый территорияләрнең мөһимлеге һәм әһәмияте турында сөйләде. Алынган экологик белемнәрне ныгыту өчен, белгечләр укучылар арасында уен-викторина үткәрделәр.
Тыюлык Чистай муниципаль районының су-сазлык җирләрен, биологик төрлелекне, үсемлекләр һәм хайваннар дөньясы генофондын саклау максаты белән оештырылды.
Экологик белем бирү эшчәнлегендә һәм төрле конкурсларда актив катнашканнары өчен, бәйрәмгә килгән балаларга һәм педагогка рәхмәт йөзеннән, тыюлык администрациясе истәлекле бүләкләр тапшырды.
Чара ахырында балалар, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре белән берлектә, «Скарятин паркы» территориясендә канатлы дусларыбыз өчен сыерчык оялары элделәр. Һәрбер сыерчык оясы үз хуҗасын табар һәм кошлар үз җырлары белән кешеләрне сөендерер дип өметләнеп калды балалар.