Дәүләт комитеты «Уылдык чәчү-2021» комплекслы оператив-профилактик операциясенә багышланган матбугат конференциясендә катнашты

2021 елның 26 апреле, дүшәмбе

Бүген, 26 апрельдә, «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында су биологик ресурсларын саклау һәм «Уылдык чәчү-2021»комплекслы оператив-профилактик операцияне үткәрү буенча Республика советының эш нәтиҗәләренә багышланган матбугат конференциясе узды.
Матбугат конференциясендә браконьерлыкны булдырмау буенча гомумреспублика эше, шул исәптән соңгы 3 елның  нәтиҗәләре, балыкчылык кагыйдәләре кебек мәсьәләләр күтәрелде. Шулай ук балыкчылыкка кагылышлы законнардагы соңгы үзгәрешләрне искә төшерделәр, быел браконьерларны тоту ысуллары турында фикер алыштылар, уылдык чәчү чорындагы кагыйдәләрне искә төшереп үттеләр.
Аеруча игътибар су биоресурсларын саклауда җәмәгатьчелекнең роленә бирелде. Ирина Викторовна укучылар, һәвәскәр балыкчылар һәм башка гражданнар катнашкан ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру һәм чокырчыклар бораулау буенча табигать саклау акцияләренең нәтиҗәләре турында сөйләде. Шулай ук ул браконьерлык фактлары һәм ташландык ятьмәләр турында  «Халык контроле» порталы аша хәбәр итәргә мөмкин булуы турында һәм анда һәр хәбәр оператив рәвештә белгечләр тарафыннан эшкәртелүе турында искәртеп үтте.
.
*(матбугат конференциясенә сылтама - https://www.youtube.com/watch?v=bJuJ6vf-shE )

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International