08 майда Татарстан Республикасы урман фонды территориясендә «Хәтер бакчасы» дип исемләнгән халыкара акция узды. Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләре үз гаиләләре белән бу акциядә актив катнаштылар - алар үсентеләр утырту өчен Биектау районына бардылар.
«Хәтер бакчасы» халыкара акциясе Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 76 еллыгын һәм Татарстан Республикасы Урман хуҗалыгы белән идарә итү органының 100 еллыгын бәйрәм итүгә багышланган иде. Бу көнне өйләренә, туганнары һәм якыннары янына әйләнеп кайтмаган, Татарстанның 350 мең батыры истәлегенә 350 мең үсенте утырту планлаштырылды.
Акция Татарстан Республикасында 20 апрельдә старт алды һәм 2021 елның 22 июненә кадәр дәвам итәчәк. Агымдагы елның 7 маена 75 мең агач утыртылган. Акция нәтиҗәләре буенча барлыгы 1 млн.үсенте утыртылыр дип көтелә.