Татарстанлыларны ИТ-кадрларга ихтыяҗ булу турында сораштыруда катнашырга чакыралар
РФ Хезмәт һәм социаль яклау министрлыгы мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә кадрларга булган ихтыяҗны тикшерә. Сораштыруда түбәндәге сылтама буенча катнашырга мөмкин: https://itsecurity2021.vcot.info/
Анкета, оешманы кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче хезмәткәрләр белән үзара бәйләнештә, оешманың җитәкчесе яки оешманың кадрлар белән тәэмин итү мәсьәләләре белән шөгыльләнүче җитәкчесе/белгече белән тутырыла.
Сораштыруның нәтиҗәләре мәгълүмати куркынычсызлык өлкәсендә төрле дәрәҗәдәге һәм белгечлекле һөнәрчеләрдә ихтыяҗ булуын, аларның һөнәри әзерлек күләмен фаразлау өчен кулланылачак.
Сораштыруны 15 майга кадәр узарга мөмкин.