атарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты 2021 елның 14 маеннан алып Буа районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлек башлыгы вазыйфасына кадрлар резервына кертелүгә конкурс игълан итә (әйдәп баручы төркем, «җитәкчеләр» категориясе).
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлары теркәлгән гаризаны, аны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 26 маена кадәр),конкурс комиссиясенең сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясенең утырышы (якынча) 2021 елның 15 июнендә булачак.
Уздырыла торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://ojm.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm.