Актаныш районының 6 күлендә 6,6 км ясалма уылдык чәчү урыны урнаштырдылар

2021 елның 19 мае, чәршәмбе

18 май көнне, «Балык булсын!» акциясе кысаларында, Актаныш районы башкарма комитеты, район мәгариф идарәсе, урманчылыклар, Татар Ямалы мәктәбе хезмәткәрләре Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетының аучылык күзәтчелеге бүлеге белән берлектә, Актаныш һәм Минзәлә районнары буенча 6,6 км ясалма уылдык чәчү урыннары куйды.

Акциядә «Нептун» балык сәнәгате оешмасы хезмәткәрләре дә актив катнаша. Һәр бригада үз участогында уылдык чәчү урыннарын урнаштыра.

 «Татар Ямалы урта гомуми белем бирү мәктәбе» МББУ укучылары район телеканалларына кызыксынып, ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыруның мөһимлеге турында сөйләделәр.

Чара ахырында балаларга кармаклар бүләк иттеләр һәм тәмле чәй эчерттеләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International