Яр буен чистарту һәм ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру

2021 елның 20 мае, пәнҗешәмбе

Бүген, Мамадыш һәм Алабуга балыкчылык участоклары хезмәткәрләре көче белән, 6 мең гектардан артык акватория хуҗасыз ятьмәләрдән чистартылды һәм 3 тоннадан артык чүп-чар җыелды.

Чистарту эшләре белән беррәттән, «Балык булсын!» акциясе кысаларында,  ясалма уылдык чәчү урыннарын урнаштыру эшләре алып барылды. Акциядә шулай ук Мамадыш районы укучылары да катнашты. Укучылар 3,5 мең гектардан артык мәйданда 2 меңнән артык оя урнаштырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International