Вазыйфаларның төп төркеменә кадрлар резервына конкурс игълан ителде
2021 елның 21 маеннан Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «җитәкчеләр»категориясе вазыйфаларының төп төркеменә кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә.
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлары теркәлгән гаризаны, аны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 26 маена кадәр),конкурс комиссиясенең сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясенең утырышы (якынча) 2021 елның 22 июнендә булачак.