21 майда хайваннар дөньясы һәм биотөрлелек мониторингы бүлекләре җитәкчеләре Валеев Илфат һәм Әхмәтсафина Роза «Эковолна» Татарстан Республикасының яшьләр экологик оешмаларының V Форумы кысаларында оештырылган «Байтик» ООК нигезендәге белем бирү мәйданчыгында «Урманнарны, хайваннар дөньясын саклау һәм биотөрлелек» темасы буенча чыгыш ясадылар. Чыгышлар барышында форумда катнашучылар Комитетның тулаем эшчәнлеге, хайваннар дөньясын саклау һәм аларны яңадан торгызу чаралары турында белделәр, шулай ук Татарстан Республикасының Кызыл китабын алып бару һәм аеруча саклана торган табигать территорияләрен булдыру юнәлешләре белән таныштылар.