Бүген, су биологик ресурсларына һәм аларның яшәү тирәлегенә китерелгән зыянны каплау кысаларында, ясалма җитештерү буенча барлык милек рәвешләрендәге оешмалар тарафыннан «Биосфера Фиш» ҖЧҖ көче белән, ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты комиссиясе һәм Россия балыкчылыгының ТР буенча су биологик ресурсларын дәүләт контролендә тоту, күзәтчелек һәм саклау бүлеге контроле астында, Лаеш районының Иске Пристань торак пункты территориясендә, Куйбышев сусаклагычына 14,7 грамм авырлыктагы 1,8 мең данә чөгә маймычы чыгарылды.
Чыгарган вакытта суның температурасы – 18 С, ә һаваның температурасы -21 С тәшкил итте.
Чара аеруча кыйммәтле төрләрнең популяциясен торгызу максаты белән үткәрелә һәм биологик ресурсларны яңадан торгызу процессында мөһим роль уйный.