Балаларда туган як табигатен өйрәнүгә кызыксынуны үстерү һәм табигатькә кайгыртучан караш тәрбияләү максаты белән, «Балтач» дәүләт табигать тыюлыгы инспекторлары, Балтач районының Кече Лыза урта мәктәбе укытучылары һәм укучылары белән берлектә, агач утырту буенча чара оештырдылар.
Чара барышында укучылар үзләренең табигать турындагы белемнәрен искә төшерделәр, яшь үсентеләрне утырту һәм карауның мөһимлеге турында сөйләделәр. Уку йорты территориясендә 50 чыршы үсентесе утыртылды.
Балалар һәм өлкәннәрнең уртак эшчәнлеге бик күп уңай мизгелләр китерде, һәркем территорияне яшелләндерүгә үз өлешен кертте.