«Хәтер бакчасы»дигән экологик акциягә «Кичке таң» табигать тыюлыгы хезмәткәрләре дә кушылды. Кичкетаң урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән берлектә «Ватан өчен сугышларда һәлак булганнар» обелискы янында Бөек Ватан сугышы фронтларыннан кайтмаган каһарманнар истәлегенә чыршы һәм пихта үсентеләре утыртылды.