Хөрмәтле чик сакчылары һәм чик буе ветераннары!

2021 елның 28 мае, җомга

Ел саен 28 майда Россия Федерациясе чик буе гаскәрләренең шәхси составы үзенең һөнәри бәйрәмен билгеләп үтә. Дөньяда безнең ил генә унсигез ил белән чиктәш, һәм аның чикләрен сакларга, элеккечә үк, иң яхшы сугышчыларны куялар. Дәүләтнең бәйсезлек шартларының иң мөһиме- чикләрнең нык булуы. Без тыныч вакытта яшибез, ләкин һәрберебез дә җирдә, диңгездә һәм күктә чик сакчылары үзләренең хәрби вахтасын алып баруын беләбез. Дәүләт комитеты хезмәткәрләре, туганнарыбыз, дусларыбыз һәм танышларыбыз арасында төрле елларда чик буе гаскәрләрендә хезмәт иткән кешеләр дә бар. Барлык буынның чик сакчыларын чын күңелдән бәйрәм белән котлыйбыз! Нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге һәм Ватанга хезмәт итүдә уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International