Экологик акция.

2021 елның 31 мае, дүшәмбе

Май аенда А.И. Щеповский исемендәге “Дала” дәүләт табигать тыюлыгы белгечләре ел саен үткәрелә торган «Урман утырту көне» экологик акция турындагы лекция белән, Лениногорск шәһәренең 10 нчы урта мәктәбенә барып кайттылар.
Тыюлык хезмәткәрләре балаларны әлеге акциянең тарихы, максаты белән таныштырдылар, агач утырту кагыйдәләре турында әңгәмә үткәрделәр, шулай ук эссе вакытта  янгынга каршы  чаралар турында искә төшерделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International