Бүген Юрий Матвеев команда-штаб тренировкасында катнашты.

2021 елның 1 июне, сишәмбе

Команда-штаб күнегүләре кысаларында учакны бетерүгә кирәкле диагностик, шулай ук кыр шартларында ликвидацион чаралар үткәрергә мөмкинлек бирүче заманча җиһазлар белән җиһазландырылган җаваплы хезмәтләр җәлеп ителде. 

Югары Ослан районында хайваннарның аеруча куркыныч авыруы учагын бетерү буенча команда-штаб тренировкасында катнашучылар бурычларны үтәделәр.  Өйрәнүләрне оештыручылар билгеләп үткәнчә, аларның максаты - хайваннарның аеруча куркыныч авырулары белән бәйле гадәттән тыш хәлләр килеп чыкканда дәүләт хакимиятенең башкарма органнары, территориаль идарәләр, җирле хакимиятләрнең үзара хезмәттәшлеген эшләү. Барысын да камиллеккә кадәр эшләргә кирәк, - дип билгеләп үтте Баш ветеринария идарәсе башлыгы Габделхак Мотыйгуллин, өйрәнүләр барышына йомгак ясап. - Узган ел республика территориясендә булган кош гриппы кабыну җаваплы хезмәтләргә, вәзгыятькә тиз арада җавап бирү өчен, һәрвакыт чекка булырга кирәклеген күрсәтте. Аларнын нәтиҗәләре начар булырга һәм халыкка, район абруена, крестьян-фермер хуҗалыкларына зур зыян китерергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International