Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Алабуга районына эш сәфәре кысаларында «Вятский берег»боланчылык хуҗалыгында булып кайтты.
Әлеге чарада Дәүләт комитеты рәисе Федор Батков та катнашты. Президент хайваннарны тоту шартлары һәм туристларны җәлеп итү планнары белән танышты. Боланчылык комплексын булдыру проекты 2020 елда старт алды. Вольерлар төзелде, азык әзерләнде. 160 затлы боланнан торган беренче партия Калининградтан декабрь аенда килгән. Бүгенге көндә терлекләр санын 479 башка кадәр җиткергәннәр. Затлы боланнардан тыш, биредә тимгелле боланнар һәм гүзәл боланнар яши.