Татарстанда байбакларның санын исәпкә алалар

2021 елның 3 июне, пәнҗешәмбе

2021 елның 24 маеннан 24 июненә кадәр региональ әһәмияттәге дәүләт табигый зоологик (аучылык) тыюлыклары һәм аучылык биләмәләре территориясендә дала байбагының саны  исәпкә алынды. Республика территориясендә бер төр байбак кына яши: дала байбагы. Әлеге төрнең төп яшәү урыны территориясе-республиканың көньяк-көнчыгышы. Байбакның иң зур колонияләре Азнакай һәм Лениногорск муниципаль районнарында урнашкан. Шулай ук Буа муниципаль районында «Яңа Тинчәле байбак колониясе» һәм «Утинкә байбак  колониясе» кебек төбәк әһәмиятендәге табигать һәйкәлләре бар.
2020 елда үткәрелгән исәпкә алу нәтиҗәләре буенча, байбакларның саны 17 243 баш тәшкил иткән. Исәпкә  алу күрсәткечләре буенча, 2010-2020 елларда аның саны 38% ка арткан.
2014 елның 12 апреленнән  УП-303 номерлы «Татарстан Республикасы территориясендәге аучылык җир-суларында, федераль әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигать территорияләреннән тыш, аулау параметрларын билгеләү турында» гы Татарстан Республикасы Президенты Боерыгы белән тәңгәл килеп, республиканың барлык аучылык җир-суларында 2022 елга кадәр байбакка һәвәскәрлек һәм спорт аучылыгы тыела.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International