Электрон рәвештә төзелешкә рөхсәтләр бирү турында мәгълүмат.

2021 елның 4 июне, җомга

Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталында «Төзелеш» бүлегендә аны Татарстан Республикасының региональ әһәмияттәге махсус сакланыла торган табигый территория чикләрендә төзү, реконструкцияләү планлаштырыла торган капиталь төзелеш объектын төзүгә, реконструкцияләүгә рөхсәт бирү буенча дәүләт хезмәте күрсәтү буенча сервис эшли башлады. https://uslugi.tatarstan.ru/stroi.
Хезмәтне электрон рәвештә алу өчен, Бердәм идентификация һәм авторизация системасы (ЕСИА) аша шәхси кабинетка керергә кирәк. Биредә хезмәт күрсәтү тәртибе турында мәгълүмат белән танышырга, гаризаны тапшырырга һәм аның статусын тикшерергә, шулай ук дәүләт хезмәте нәтиҗәсен электрон рәвештә алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International