2021 елның 4 июненнән Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хокукый эш буенча әйдәп баручы киңәшче вазыйфасына кадрлар резервына кертүгә конкурс игълан итә (әйдәүче төркем, «белгечләр» категориясе).
Вакантлы вазыйфалар турында тулырак мәгълүмат «Идарә кадрларының федераль порталы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында урнаштырылган http://gossluzhba.gov.ru/
Конкурста катнашу өчен кирәкле документлары теркәлгән гаризаны, аны кабул итү турында игълан урнаштырылганнан соң 21 көн дәвамында (2021 елның 24 июненә кадәр),конкурс комиссиясенең сәркатибе түбәндәге адрес буенча кабул итә: Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин ур., 29 йорт, каб. 203, тел. (843) 211-73-81, 211-66-94.
Конкурс комиссиясенең утырышы (якынча) 2021 елның 6 июлендә булачак.
Уздырыла торган конкурс турында тулырак мәгълүмат безнең сайтта «Кадрлар сәясәте» бүлегендә урнаштырылган https://ojm.tatarstan.ru/kadrovaya-politika-test.htm.