Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе Федор Батков коллегаларын, табигатьне һәм планетаның язмышына битараф булмаган барлык кешене котлады:
«Бу көнне без гадәттәгечә әйләнә-тирә мохитне саклау эшенең әһәмиятен ассызыклыйбыз. Үзләренең бурычы әйләнә-тирә мохитне саклау һәм яхшырту дип санаучы кешеләрнең саны елдан-ел арта бара һәм бу безне сөендерә.
Безнең төп бурычларыбызның берсе-бүген икътисад үсеше һәм әйләнә-тирәлеккә сак караш арасындагы балансны саклау. Кыргый табигатьне, табигать һәйкәлләре, аеруча саклана торган табигый территорияләр территорияләрендә биологик төрлелекне саклау – бик мөһим һәм игелекле эш. Һәм бу мөһим эшнең әһәмиятен аңлаучы кешеләрнең күп булуы куандыра.
Безнең эштә үсеп килүче буынны тәрбияләүгә аерым роль бирелә. Табигатькә сак караш турында дәресләр, лекцияләр үткәрелә. Бу практиканы без киләчәктә дә дәвам итәчәкбез.
Бу бәйрәм көнендә мин әйләнә-тирә мохитне саклауны үз бурычы итеп санаучыларга рәхмәт белдерәм. Безнең эштә гадәттән тыш хәлләр мөмкин кадәр азрак булсын, ә көндәлек хезмәт сизелерлек нәтиҗә китерсен. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек һәм табигатьне саклау эшендә уңышлар телим!»