Экологик йөзү.

2021 елның 21 июне, дүшәмбе

Узган атнада Дачный торак пунктыннан алып Колсәет торак пунктына кадәр Казансу елгасы буенча экологик йөзү оештырылды, анда Зәңгәр күлләр тыюлыгының чиге дә керде. Оештыручылар-Казан епархиясенең яшьләр бүлеге @pravmolkzn һәм «Корвет» #korvetsplav компаниясе. Бу чараның уникальлеге шунда ки, чүп-чарны елга ярларыннан гына түгел, ә аның акваториясеннән дә җыю планлаштырылган иде. Чарада 18 кеше катнашты, аларга  ике катамаран бирелгән иде. Чүп-чарны сачоклар һәм тырмалар белән эләктереп, капчыкларга тутырып бардылар. Палуба беренче 2 сәгать эчендә чүп-чар капчыклары белән тулган иде.
Барлык  җыелган чүп-чар «Зәңгәр күлләр» тыюлыгы хезмәткәрләре тарафыннан чыгарылды.
Дәүләт комитеты җирле халыкны һәм әлеге популяр урынга килүчеләрне чүп-чарны үз артыннан калдырмавын сорый һәм табигатькә битараф булмаган кунакларга рәхмәт белдерә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International