СберУниверситетта CDTO дәрәҗәсендәге (chief digital transformation officer) Татарстан Республикасы җитәкчеләре урынбасарлары өчен «Цифрлы трансформация» программасы тәмамланды. Анда Дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов укып кайтты. Укулар Мәскәүдә узды. Программаның соңгы көнендә укучылар алдында Президент, Сбербанкның идарә рәисе Герман Греф һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов чыгыш ясады.