Бүген Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында кадрлар резервына кертүгә конкурс узды.

2021 елның 22 июне, сишәмбе

Конкурс Буа районы буенча хайваннар, үсемлекләр дөньясы һәм аеруча саклаулы табигать территорияләре өлкәсендә дәүләт күзәтчелеге буенча район (районара) бүлеге башлыгы вазыйфасына һәм вазыйфаларның төп төркеменә («җитәкчеләр»категориясенә) уздырылды.
Комиссия утырышында бәйсез эксперт сыйфатында Оештыру-кадрлар белән тәэмин итү идарәсе башлыгы, Казан милли тикшеренү технология университетының икътисад кафедрасы доценты, икътисад фәннәре кандидаты Светлана Анатольевна Башкирцева чыгыш ясады.
Конкурс  тәмамланганнан соң, 7 көн эчендә, аның нәтиҗәләре кандидатларга язма рәвештә җибәреләчәк.
Конкурста катнашуга кертелмәгән дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә дәгъва итүчеләрнең һәм конкурста катнашкан кандидатларның документлары язма гариза буенча конкурс тәмамланганнан соң өч ел эчендә кире кайтарылырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International