Әгәр регионда мәҗбүри вакцинация турында карар гамәлгә кергән булса, вакцинация узмаган хезмәткәрне эштән читләштерергә мөмкин, дип белдерде РФ Хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков.
"Әгәр регионда аерым категория хезмәткәрләре өчен вакцинация үткәрү мәҗбүрилеге турында санитар табиб карары эшли икән, прививка ясамаган хезмәткәрне эштән читләштерергә мөмкин", - дип сөйләде Котяков журналистларга .
Ул аныклап узганча, эштән читләштерү мәҗбүри вакцинация уздыра торган чорда гына кертелә.
"Эпидемия күрсәткечләре буенча профилактик прививкаларны үткәрү турында карарны субъектларның баш санитар табиблары кабул итә. Ягъни, мондый карар төбәкләр дәрәҗәсендә кабул ителә".
"Әгәр эпидемия күрсәткечләре буенча вакцинация үткәрү мәҗбүрилеге турында карар кабул ителсә, тиешле документта аталган хезмәткәрләр өчен вакцинация мәҗбүри булачак", - дип ассызыклады Котяков.
"Әгәр хезмәткәрдә вакцинация үтмәү өчен объектив сәбәпләр юк икән, эпидемия чорында хезмәткәр хезмәт хакын саклап калмыйча, бурычларны үтәүдән читләштерелергә мөмкин", - дип өстәде ул.
Элегрәк Котяков РФ Хезмәт законнарында вакцинациядән баш тарткан өчен эштән азат ителү каралмаган дип белдергән иде.
Коронавирус белән авыру ситуациясе катлаулану сәбәпле, РФ кайбер төбәкләре мәҗбүри вакцинация керткән, аерым алганда, Мәскәүдә ул хезмәт күрсәтү өлкәсендә эшләүчеләр өчен кертелгән.