Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Халыкара форумда катнашырга чакыра

2021 елның 6 июле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 25-26 июнь көннәрендә Мәскәүдә «Арктик советта Россия рәислеге – Россия һәм дөнья өчен экологик мәсьәләләр» дип исемләнгән Халыкара форум узачагы турында хәбәр итә. Аның төп темаларының берсе - климат үзгәрүен истә тотып, әйләнә-тирә мохитне саклау. Чара 2021-2023 елларда Россиянең Арктика Советында рәислек итә башлавына багышланган.

Форум кысаларында Баренцев/Евроарктик регион Советында катнашучы ил вәкилләренең «Глобальләшү шартларында Баренц ‒ регион: хезмәттәшлек, үсеш, экобаланс, үзенчәлек» Халыкара медиаконгрессы узачак.

Шулай ук ТАСС мәгълүмат агентлыгы мәйданчыкларында Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы һәм Россия Чит эшләр министрлыгы ярдәме белән тематик сессияләр узачак, анда Арктиканың тотрыклы үсеше, аның диңгез һәм яр буе тирәлеге, суднолар йөреше эшчәнлеге турында фикер алышачаклар. Көн тәртибенә Баренц-төбәкнең һәм Арктиканың аеруча саклаулы табигать территорияләре, флораны һәм фаунаны саклау проблемалары, экосистема методының  нигезләре мәсьәләләре керәчәк. Барлык чаралар да гибрид форматта узачак һәм онлайн карап булачак.

Ә конференциянең соңгы көнендә Страстной бульварда Россиянең Арктика советында рәислек итә башлауга багышланган фотокүргәзмә ачылачак.

Чараның программасы белән сылтама буенча танышырга мөмкин. Теркәлү өчен сайттагы форманы тутырырга кирәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International