Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты "Үзеңнең беренче балык тотуың турында искә төшер" дигән флэшмобны башлап җибәрә

2021 елның 9 июле, җомга

Киләсе Балыкчы көне уңаеннан ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты "Үзеңнең беренче балык тотуың турында искә төшер " дигән балык тоту флешмобын башлап җибәрә.

Акциядә теләгән һәркем катнаша ала. Моның өчен үз фотографияңне постка яки тарихка куярга, беренче тапкыр балыкка кем алып килгәне, кармак салырга кем өйрәткәне, балык тотуның тормышка ничек йогынты ясавы турында кечкенә генә хикәя язарга, #деньрыбакавтатарстане хэштегын куярга һәм дусларга флешмоб турында сөйләргә кирәк.

Постта катнашу өчен ведомствоның Instagram @gkbiort аккаунтын да билгеләп үтәргә кирәк, шунда ук 12 июльдә иң яхшы публикацияләр басылачак. Кушылыгыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International