Коррупция — физик зат тарафыннан хезмәт вәкаләтләреннән артык файдалану яки файда алу максаты белән үз вазифасыннан законсыз файдалану. Бу ришвәт, акча урлау һәм дусларына һәм туганнарына законсыз ярдәм итү булырга мөмкин.
Әгәр сез югарыда санап үтелгән очракларга туры килсәгез, телдән яки язма гариза белән якындагы полиция бүлегенә мөрәҗәгать итә аласыз. Прокуратурага да гариза бирергә була.
Дәүләт һәм муниципаль хезмәткәрләр өчен, коррупция турында хәбәр бирү турыдан – туры бурычы булуын, ә аны үтәмәү – хокук бозу икәнлеген истә тоту мөһим.
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Интернет-кабул итү бүлмәсе һәм «ышаныч телефоны» 8(843)211-73-81 эшләве турында исегезгә төшерә, анда сез коррупция юнәлешендәге фактлар турында мәгълүмат калдыра аласыз.
Ышаныч телефоны буенча гражданнарны кабул итү эш көннәрендә башкарыла:
дүшәмбе-пәнҗешәмбе: 9.00 сәгатьтән 18.00 сәгатькә кадәр
җомга 9.00 сәгатьтән 16.45 сәгатькә кадәр
тәнәфес 13.00сәгатьтән 13.45 сәгатькә кадәр.