Хөрмәтле балыкчылар!
Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исеменнән һәм шәхсән үземнән Сезне Балыкчы көне белән котлыйм!
Безнең республика-Идел буе федераль округының иң күп сулы төбәге. Идел һәм Кама елгаларында Куйбышев сусаклагычының төп мәйданы урнашкан, күп санлы кече елгалар, буалар һәм күлләр бар. Мондый мәйданнарда җитәрлек балык запаслары үрчетергә мөмкин. Бүгенге көндә бу 40 мең тоннадан артык төрле балык.
Мондый су байлыгы җирле һәм Россиянең башка төбәкләреннән килгән һәвәскәр балыкчыларны үзенә җәлеп итә. Республикада шулай ук, халыкны яңа тоткан балык һәм балык продукциясе белән тәэмин итү өчен, 13 эре һөнәрчелек участогы бар.
Балыкчыларга һәм аларның гаиләләренә чын күңелдән нык сәламәтлек, кәсепчеләргә - бай тотыш, балык хуҗалыгы тармагын үстерү, республикабызның иң яхшы балыкчылык традицияләрен саклап калуларын телим. Ә һәвәскәрләргә балык тотудан ямь табу, ышанычлы балык тоту яраклары һәм суда да, җирдә дә уңышлар телим.
Татарстан Республикасы
Биологик ресурслар буенча
дәүләт комитеты рәисе
Ф. С. Батков