ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты блогерларны конкурста катнашырга чакыра

2021 елның 13 июле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Россия Табигый байлыклар һәм экология министрлыгы «Россия – мөмкинлекләр иле» автоном коммерциячел булмаган оешмасы белән берлектә ЭкоLife конкурсын оештыра. Чара «ТопБЛОГ» бөтенроссия яшьләр проекты кысаларында үткәрелә. Проектның максаты-социаль челтәрләр һәм яңа медиа аша эчке туризм белән кызыксынуны арттыру.

Конкурста «ТопБЛОГ» проектында катнашучы яшь блогерлар катнаша ала. Чара барышында блогерлар үзләренең социаль челтәрләрендә язылучыларга, табигатьне саклый торган урында тормыш ни дәрәҗәдә уникаль, төрле һәм мәгънәле икәнен искә төшерә торган челлендж уйлап табарга һәм кертеп җибәрергә тиеш.

2021 елның июленнән октябрь аена кадәр проект финалистлары илнең 15 регионына барып кайтачак.  Ә җиңүчеләр Х.Г. Шапошников исемендәге Кавказ дәүләт табигый биосфера тыюлыгына сәяхәткә китәчәк.

Блог-тур нәтиҗәләре буенча видеохостингларда, социаль челтәрләрдә һәм ТВда трансляцияләнү өчен сәяхәт турында видеофильмнар төшереләчәк.

Проект белән тулырак конкурсның рәсми аккаунт битендә танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International