ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының кадрлар хезмәте электрон хезмәт кенәгәсе турында искә төшерә

2021 елның 15 июле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты 2020 елдан башлап электрон хезмәт кенәгәсе – барлык эшләүче Россия халкына яхшы таныш документның яңа форматы эшләвен искә төшерә. Ул физик ияне күздә тотмый һәм бары тик цифрлы форматта гына алып барыла.

Андагы мәгълүматны Россия Пенсия фонды сайтындагы шәхси кабинетта яки Дәүләт хезмәтләре порталында, шулай ук смартфоннарда кушымта аша карарга мөмкин.

Кирәк булганда, электрон хезмәт кенәгәсендәге мәгълүмат кәгазь иядә өземтә рәвешендә бирелә. Аны хәзерге яки элеккеге эш бирүче, шулай ук Россия Пенсия фонды идарәсе яки дәүләт хезмәтләренең күп функцияле үзәге бирә ала. Хезмәт экстрориториаль рәвештә, кешенең яшәү яки эш урынына бәйләнешсез күрсәтелә.

Агымдагы елның 1 гыйнварыннан беренче тапкыр эшкә урнашучы хезмәткәрләргә, хезмәт эшчәнлеге турындагы мәгълүмат бары тик электрон рәвештә генә алып барыла.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International