Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып бара. Әлеге эш кысаларында ведомство белгечләре тарафыннан балалар бакчаларында тәрбияләнүчеләр һәм мәктәп укучылары арасында төрле чаралар оештырыла.
Әлмәт районының 58 нче номерлы «Шаян нәниләр» балалар бакчасы тәрбиячеләре өчен чираттагы чара узды. Лениногорск районының «Дала» тыюлыгы башлыгы Фәрит Динмөхәммәтов аларны тыюлык эшчәнлеге белән таныштырды.
Экскурсия барышында мәктәпкәчә учреждение хезмәткәрләре аеруча саклаулы табигать территорияләрендә һәм Лениногорск районының өч экомаршрутында булып кайттылар, шулай ук балалар ясаган эшләнмәләр күргәзмәсен карадылар.
«Без экскурсиягә тыюлык җитәкчелеге чакыруы буенча килдек. Алар белән инде күп еллар дәвамында хезмәттәшлек итәбез. Ай саен уртак чаралар үткәрәбез. Бүген без бу тыюлыкның бөтен матурлыгын күрә алдык. Биредә бик матур – табигате дә, буасы да» - дип билгеләп үтә балалар бакчасы мөдире Резедә Айнетдинова.
Чара тыюлык эше һәм алга таба уртак планнар турында кызыксындырган мәсьәләләр буенча фикер алышу белән тәмамланды.
Мәгълүмат өчен:
«Дала» тыюлыгының 31 участогында 90 төрдән артык үсемлек үсә, 25 төргә якын хайван яши. Тыюлык территориясендә билгеләнгән 68 төр кошның 9ы республиканың Кызыл китабына кертелгән һәм дәүләт саклавына алынган.