Ә сездә мараллар белән селфи бармы? Юк икән, ТР Биоресурслар буенча ләүләт комитеты карамагындагы учреждение әлеге хайваннар яши торган Төньяк Нурлат авылы янына барып кайтырга тәкъдим итә.
Биредә кыргый табигаттән ләззәт алырга була. Фермада хайваннар дөньясының 100гә якын вәкиле яши.
Гүзәл һәм мәһабәт мараллар, ачык һәм хәрәкәтчән фазаннар, мамыклы һәм күңелле йорт куяннары, шулай ук кыргый үрдәкләр белән турыдан-туры аралашу килүчеләрдә онытылмас тәэсирләр калдырачак.
Ә табигатьнең матурлыгы һәм андагы хайваннар дөньясы, килүчеләрнең тирән күңел кичерешләрен һәм кеше йөрәгенә якын һәм кадерле булган бөтен нәрсәгә мәхәббәт уятачак.
«Марал фермасы»ндагы экскурсия өлкәннәрне дә, балаларны да яулаячак!
«Марал фермасы» территориясендә ял итү зонасы бар, анда теләгән һәркем беседканы арендага алып табигатьтә тәмле шашлык әзерли, шулай ук самавырдан хуш исле чәй эчә ала. Ял итү беседкаларыннан урманга һәм һәвәскәр балык тоту белән шөгыльләнергә мөмкин булган ясалма сулыкка матур күренеш ачыла.
«Марал фермасы»на үз автомобилең белән барып җитәргә мөмкин: навигаторда «Татарстан Республикасының Яшел Үзән районы Норлат авылы»н табарга. Алга таба «Марал фермасы»на алып баручы билгеләргә карап барырга.
Билетлар кассаларда һәм «КАССИР.РУ Поволжье» ҖЧҖда сатыла.