21-24 сентябрьдә «Kazan Digital Week 2021»халыкара форумы узачак. Ул «Казан Экспо» халыкара күргәзмә үзәгендә булачак. Форумда катнашу өчен цифрлы интеллектуаль технологияләр һәм продуктларны эшләүчеләр һәм кулланучылар чакырыла.
Төп тематик юнәлешләр түбәндәге:
-Интеллектуаль транспорт системалары;
–Ситуацион үзәкләр;
–Цифрлы индустрия 4.0;
–Яңа вакытның киберкуркынычсызлыгы;
-Финтех экосистемасы;
–Бизнеска интеграцияләнгән инновацияләр;
-Мәгариф өлкәсендә цифрлы технологияләр;
-Мәдәният өлкәсендә цифрлы технологияләр;
-Сәламәтлек саклау һәм медицина өлкәсендә цифрлы технологияләр;
-Авыл хуҗалыгы өлкәсендә цифрлы технологияләр.
Чара цифрлы технологияләре өлкәсендә урнашкан халыкара фәнни һәм эш элемтәләрен саклау һәм үстерү максатларында катнаш (офлайн+онлайн) форматта оештырылачак.
Форумда катнашу сораулары буенча +7 987 211-26-95 телефоны, e-mail: Artem.Safin@tatar.ru буенча мөрәҗәгать итәргә була. Форум турында өстәмә мәгълүмат белән сайтта танышырга мөмкин.