ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты "Ясалма интеллект" проектында катнашырга чакыра

2021 елның 22 июле, пәнҗешәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: Милли технологик инициатива университеты 2035 барлык теләүчеләрне "Ясалма интеллект"программасы буенча укырга чакыра. Программа Университет 2035 тарафыннан алдынгы IT компанияләр белән бергә эшләнгән.

Уку барышында теләгән һәркем ясалма интеллект технологиясе нигезләре һәм мөмкинлекләре, бизнесны үстерү өчен ясалма интеллект сервисларын, платформаларын һәм системаларын куллану турында белә ала, шулай ук Россиянең алдынгы IT-компанияләреннән бирелгән кейсларны чишүдә практикалана ала. Уку нәтиҗәләре буенча, тыңлаучылар Университет 2035тән ясалма интеллект өлкәсендә белгечлек бирә торган цифрлы сертификат алачак.

Укуны башлау өчен түбәндәге сылтама буенча узарга кирәк.

 Проект турында тулырак мәгълүматны аның рәсми сайтында белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International