Язгы чорда Куйбышев сусаклагычындагы суның югары дәрәҗәсе балыкларның уылдык чәчү нәтиҗәлелеге өчен хәлиткеч фактор булды. Барлык төр балыкларның уылдык чәчүе югары нәтиҗәле булды.
Бу хакта Татарстан Республикасында узган Су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре буенча республика советы утырышында хәбәр ителде.
Соңгы җиде ел эчендә беренче тапкыр Мишә култыгы яр буенда югары уңышлы балык буыны булуы билгеләп үтелде.
«Тикшеренүләр нәтиҗәләреннән чыгып, төп кәсеп балык (судак, корбан балыгы, чуртан, җәен һәм сазан) төрләренең буын саны агымдагы елда кәсеп көтүен тулыландыруның уртача еллык күрсәткечләре күләменнән 2,7 тапкыр диярлек артыграк булачак. Әлеге нәтиҗәләр алдан чыгарылган. Төгәл саннар көз көне, барлык исәпкә алулардан соң биреләчәк»,-дип билгеләп үтте «Бөтенроссия балык хуҗалыгы һәм океанография фәнни - тикшеренү институты» федераль дәүләт бюджет фәнни учреждениесенең татар филиалы җитәкчесе вазыйфаларын вакытлыча башкаручы Фирдәүз Шакирова.