Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хезмәткәрләренең 47%тан артыгы коронавирус инфекциясеннән вакцина ясаткан

2021 елның 26 июле, дүшәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитетының 26 июльгә булган оператив мәгълүматларына караганда, коронавирус инфекциясенә каршы вакцинация узган ведомство һәм ведомство карамагындагы учреждение хезмәткәрләре саны 77 кеше тәшкил итә. Дәүләт комитеты аппараты хезмәткәрләре арасында 68 кеше прививка ясаткан.

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты исегезгә төшерә: вакцинация кампаниясе дәвам итә. Республикада көн саен 150дән артык прививка ясау пункты эшли.

Түбәндәгеләрне белү мөһим:

-Вакцинация түләүсез һәм ирекле нигездә үткәрелә һәм 18 яшьтән өлкәнрәкләр өчен ясатырга рөхсәт ителгән;

-Вакцинациянең 1 көнен исәпкә алмаганда, беренче һәм икенче прививка арасында 21 көн үтә;

-Соңгы мәгълүматларга караганда, "Спутник V" вакцинасының нәтиҗәлелеге 91,4% тәшкил итә, ә авыр формаларны һәм үлем нәтиҗәләрен булдырмау буенча нәтиҗәлелек 100% тәшкил итә;

-Вакцина коронавирус тышчасы- S-протеины булган, кеше аденовирусының рекомбинант кисәкләреннән гыйбарәт, аңа карата антитәнчекләр эшләнә. Вакцинада COVID-19 белән авырттыра торган коронавирус юк, шуңа күрә прививкадан соң авырмыйлар;

-Вакцинация турында мәгълүмат коронавирус инфекциясенә каршы вакциналаштырылган федераль регистрга кертелә һәм әлеге мәгълүматлар нигезендә дәүләт хезмәтләре порталында вакциналаштырылган гражданинның шәхси кабинетында QR кодлы вакцинацияләүнең электрон паспорты формалаша.

Вакцинацияләүгә язылуның 5 ысулы:

1.РФ Дәүләт хезмәтләре бердәм порталы;

2.Татарстан Республикасы дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы;

3.Бердәм 122 номеры;

4.КФҮкә мөрәҗәгать итеп;

5.Поликлиникага контакт телефоннары буенча мөрәҗәгать итеп.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International