КФУның Экология һәм табигатьтән файдалану институты «Системалы экология һәм модельләштерү» магистрлык программасына кабул итүне игълан итә

2021 елның 27 июле, сишәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты Казан (Идел буе) федераль университетының Экология һәм табигатьтән файдалану институты «Системалы экология һәм модельләштерү»магистрлык программасына кабул итүе турында хәбәр итә.

Курсны тыңлаучылар экология һәм әйләнә-тирәлекне саклау, экологик куркынычсызлык, табигый системаларның һәм биосфераның тотрыклы яшәешен тәэмин итү, хуҗалык эшчәнлегенә контроль, мониторинг һәм экологик экспертиза, халыкка белем бирү өлкәсендә тирән һөнәри белем алачаклар.

Программа фәнни-тикшеренү, проект-җитештерү, контроль-эксперт, оештыру-идарә итү һәм педагогик эшчәнлеккә әзерли.

Укып бетергәч тыңлаучылар дәүләт һәм хосусый секторларда табигать саклау органнарының төрле бүлекчәләрендә, төрле дәрәҗәдәге дәүләт һәм муниципаль идарә органнарында, округта һәм РФдә табигать ресурсларын куллануга, табигать саклау технологияләрен һәм мониторинг системаларын эшләүгә, территориаль планлаштыруга һәм проектлауга бәйле халык хуҗалыгы өлкәсендә экологлар, консультант-экологлар, эксперт-экологлар булып эшләргә мөмкин.

Белгеч яки бакалавр дипломы булган бар кеше дә документларны тапшырырга мөмкин. Тулырак мәгълүматны институт вәкиленнән 8(952)045-46-62 телефоны буенча белергә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International