Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты хокукый тәэмин итү белгече урынына конкурс игълан итә

2021 елның 2 августы, дүшәмбе

Татарстан Республикасының Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын - хокукый тәэмин итү белгече – әйдәп баручы киңәшче (вазыйфаларның әйдәп баручы төркеме) урынына конкурс игълан итә.

Дәүләт хезмәте стажына һәм белгечлеге буенча эш стажына квалификация таләпләре куелмый, югары юридик белем (бакалавриат).

Конкурста катнашу өчен гариза, комиссия секретаре тарафыннан 23 августка кадәр киләсе адрес буенча кабул ителә:Казан шәһәре, Кәрим Тинчурин урамы, 29 йорт, каб. тел.:211-73-81.

Конкурс үткәрү вакытында конкурс комиссиясе кандидатларны Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитетында Татарстан Республикасы дәүләт граждан хезмәтенең вакантлы вазыйфасын биләүгә (кадрлар резервына кертүгә) конкурс үткәрү турындагы нигезләмәдә каралган тест һәм шәхси әңгәмә нәтиҗәләре нигезендә бәяли.

Тестка әзерләнү өчен, кандидат «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы»федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында үз һөнәри дәрәҗәсен мөстәкыйль бәяләү өчен, конкурс кысаларыннан тыш беренчел тест узарга мөмкин.

Конкурс комиссиясе утырышы (якынча) 2 сентябрьдә булачак.

Вакантлы вазыйфа турында тулырак мәгълүмат белән «Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәтенең кадрлар составы белән идарә итүнең бердәм мәгълүмат системасы» федераль дәүләт мәгълүмат системасы сайтында танышырга мөмкин. Гариза үрнәге һәм конкурста катнашу өчен кирәкле документлар исемлеге сылтама буенча урнаштырылган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International