Татарстан Республикасы Биоресурслар буенча дәүләт комитеты «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» Бөтенроссия конкурсында катнашырга чакыра

2021 елның 3 августы, сишәмбе

Татарстан Республикасы Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты «Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы» Бөтенроссия конкурсын үткәрү турында хәбәр итә.

Чара социаль мәсьәләләрне чишүгә игътибарны җәлеп итү һәм югары нәтиҗәләргә ирешкән иң яхшы оешмалар мисалында күрсәтү, бу өлкәдә булган уңай тәҗрибәне тарату һәм хуплау максаты белән үткәрелә.

Конкурста милек формаларына һәм тармакка карамастан, Россия Федерациясендә теркәлгән оешмалар катнаша ала.

Катнашу өчен гаризалар 15 августка кадәр Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы тарафыннан кабул ителә.

Конкурс шартлары белән тулырак Татарстан Республикасы Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы сайтында танышырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International