Лениногорскида иң яхшы экологик белем бирүчеләрне бүләкләделәр

2021 елның 18 августы, чәршәмбе

ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты иң яхшы экологик белем бирүчеләргә бүләкләр тапшырды. Бүләкләү тантанасы «Дала» тыюлыгы администрациясенең һәм аңа якын районнарның белем бирү эшенә багышланган зона семинары кысаларында узды.

Шулай итеп, экологик белем бирү эше нәтиҗәсендә ведомствоның рәхмәт хатлары белән Әлмәт районы мәгариф идарәсе башлыгы Ирина Павлова, Лениногорск районы мәгариф идарәсе башлыгы Вагыйз Санатуллин, Бөгелмә районы мәгариф идарәсе башлыгы Валентина Кульбеда, Чирмешән районы мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Маркова, Әлмәт районы Миңлебай төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Флүзә Шәмсетдинова, 58 нче "Шаян нәниләр" балалар бакчасы мөдире Резедә Айнетдинова, Лениногорск шәһәренең 2 нче урта гомуми белем бирү мәктәбе директоры Ольга Платонова һәм Әлмәт районында экологик белем һәм тәрбия бирү кураторы Голия Җамалиева бүләкләнде.

«Балалар бакчалары һәм мәктәпләр хезмәткәрләре тарафыннан үсеп килүче буынның экологик культурасын һәм грамоталылыгын күтәрү буенча актив эш алып барыла. Әлеге эш нәтиҗәсендә үсеп килүче буын табигатьне саклау нигезләрен генә белеп калмыйча, тыюлык хезмәткәрләре тарафыннан экологик белем бирү эшчәнлеге кысаларында үткәрелә торган төрле конкурсларда һәм чараларда да катнаша», - дип билгеләп үтте ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты рәисе урынбасары Рамил Шәрәфетдинов.

Семинар барышында катнашучылар аеруча саклаулы табигать территорияләренең экосукмакларында булдылар, шулай ук балалар кул эшләнмәләре һәм рәсемнәр күргәзмәсен карадылар.

Чара тыюлык эше һәм алга таба уртак планнар турында булган сораулар буенча фикер алышу белән тәмамланды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International