Шәһәр Башкарма комитетында узган киңәшмәдә Казан территориясендә елга балыгы белән санкцияләнмәгән сәүдә итү һәм су биологик ресурсларын саклау мәсьәләләре турында фикер алыштылар. Киңәшмәне Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Шакиров алып барды.
Законсыз сәүдәне, шул исәптән елга балыгын сатуны булдырмау буенча мобиль төркемнәр эше турында Казан Башкарма комитетының Кулланучылар базары комитеты рәисе Руслан Фазылҗанов сөйләде.
«2018 елда Башкарма комитеты боерыгы кысаларында, кулланучылар базары комитетыннан, район администрацияләреннән, административ комиссияләр эшчәнлеген оештыру идарәсеннән торган мобиль төркемнәр оештырылды. Алар тарафыннан, гаеплеләрне административ җаваплылыкка тарту һәм аннан соң коралларын тартып алу белән, стихияле сәүдәне бетерү буенча рейдлар үткәрелә. Шулай итеп, ел башыннан алып бүгенге көнгә кадәр административ комиссия тарафыннан 1700ләп карар чыгарылган, шулар арасында 150 мең сумлык законсыз балык белән сәүдә итүгә кагылышлы 50 эш», - дип билгеләп үтте ул.
Алга таба республика территориясендә су биологик ресурсларын саклау һәм браконьерлык эшчәнлегенә каршы көрәш эше турында ТР Дәүләт комитетының су биологик ресурслар бүлеге башлыгы Ирина Герасимова сөйләде.
Ул чыгышының башында бу юнәлештә эшнең комплекслы оештырылуын һәм Республика Хөкүмәте контролендә торуын искәртте.
"2016 елдан ТР Президенты указы белән, браконьерлык эшчәнлеген кисәтү буенча чараларны көчәйтү өчен Республика советы оештырылды. Эш законсыз балык тоту моментыннан алып аны сатуга кадәр алып барыла. Совет составына барлык вәкаләтле ведомстволар – хокук саклау органнары, ветеринария һәм санитария хезмәтләре, муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары һәм башка ведомстволар керә. Төркемнәр бөтен республика буенча эшли. 2021 елның 1 яртыеллыгында гына да елга балыгы белән санкцияләнмәгән 12 сәүдә урыны бетерелгән, бозучылар 163 мең сум күләмендә штрафка тартылган», - диде ул.
2020 елда Республика советы эше кысаларында 6767 рейд чарасы үткәрелде, елга балыгының законсыз әйләнеше белән бәйле 1832 административ беркетмә төзелде, законсыз балык тоткан өчен 102 җинаять эше кузгатылды, сулыклардан 9 меңнән артык браконьерлык тоту коралы тартып алынды, шуның белән су биоресурсларына китерелми калган зыян 181,5 млн. сум тәшкил итте.
Киңәшмә ахырында, елга балыгы белән законсыз сәүдә итүгә каршы, ветеринария документларын, балыкны сатканда санитария шартларын үтәүне тикшерү, законсыз сәүдә объектларын бетерү, шулай ук профилактик чаралар үткәрү һәм халык белән эшләү өлкәсендә көрәш чараларын көчәйтү турында карар кабул ителде.
Татарстан Республикасының Биоресурслар буенча дәүләт комитеты гражданнарга шуны искә төшерә: елга балыгын законсыз сату мәсьәләләренә кагылышлы мөрәҗәгатьләрне «Халык контроле» дәүләт мәгълүмат системасында калдырырга мөмкин.